Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
Суд залыннан

Суд: видеошалтыратулар хәзерге Россия хөкемен ничек үзгәртә

Банк яки башка шәһәрдәге контрагент белән булган низагыгыз берничә баскыч ярдәмендә хәл ителә дип күзаллагыз. Хокук белгеченең судка барырга ихтияҗы юк, ә шаһит эш урыныннан ук күрсәтмә бирә ала...

Бу хәзер фантастика түгел, ә 2026 елга күп эшләр өчен гадәти практика булырга тиеш реальлек. Пандемия вакытында сынап каралган «цифрлы суд» системасы безнең тормышка нык үтеп керә башлады. Бу гади кешеләр һәм бизнес өчен нәрсә аңлата?
Практикада бу сакланулы видео­конференциягә охшаш. Судья, каршы яклар, адвокатлар — барысы да бер-берсен экраннарда күрәләр. Һәр документны рәсми порталлар аша электрон имза ярдәмендә кертәләр, ә җыелыш язмасы залдагы традицион утырышны алыштыра. Онлайн-формат, беренче чиратта, шәхси аңлатуларга түгел, ә кәгазьдә язган эшләргә кагыла: әйтик, бизнес-парт­нерлар арасындагы низаглар, бурычларны җыю, банкротлык, дәүләт органнары гамәлләренә шикаятьләр. 
Кешенең киче­решләрен күрергә кирәк булган катлаулы җинаять яки гаилә эшләре әле «цифрга» күчми.
Үзгәрешләрнең төп өстенлекләре күз алдында — бу экономия, тизлек һәм җиңел башкару. Төбәкләрдән булган төрле ширкәтләргә хәзер башкалада адвокатларның командировкаларына зур акча тотарга кирәкми. Процесс берничә тапкырга тизрәк бара, чөнки почта яки катлаулы график нәтиҗәсендә булган тоткарлыклар юкка чыга. Гадел хөкемне, чын мәгънәсендә кешеләргә  якын итеп, анда кайдан теләсәң, шуннан катнашырга мөмкин. Шулай да, монетаның икенче ягы бар. Юристлар һәм экспертлар, гадел хөкем җансыз конвейерга әйләнүдән куркалар. Экраннардагы кешеләр бары тик «иконкалар»га әйләнгәч, судьяга психологик яктан бер шаб­лонга салынган карар чыгару җиңелрәк. Кеше арасында үзара элемтә юкка чыга, ә экраннан шаһитнең дулкынлануы яки ихлас үкенеч күренми кала. Техник киртәләр дә бар: һәркемдә, аеруча олы яшьтәгеләрдә яки төбәкләрдә эшләүче кечкенә бизнеста, яхшы интернет һәм цифрда эшләү сәләте юк. “Сбой булып” җыелышка сылтаманы алмаган булсагыз — бу килмәү булып санала. Киберкуркынычсызлык мәсьәләләре, ягъни, суд платформаларына хакер һөҗүмнәре һәм шәхси мәгълүматларның таралуы да хәл итәсе проблемалар булып тора.
Якын киләчәк яңа интеграцияләр вәгъдә итә: системалар суд утырышы вакытында салым органнарыннан яки Росреестрдан кирәк мәгълүматларны автомат рәвештә сорый башлый, охшаш эшләрне тикшерү өчен ясалма интеллект нигезендәге ярдәмчеләр пәйда була, ә илдәге барлык судлар бердәм сакланулы цифр платформасына берләштерелергә тиеш. Судны цифр­лаштыру — гадел хөкемне тизрәк һәм җиңелрәк итүче юл. Ләкин безнең барыбызга да чишәргә кирәк булачак төп сорау: ул цифр залында иң мөһим саналган кешелек һәм хакыйкый гаделлекне саклап кала алырбызмы?
Район суды матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев