Хөкем карарлары гамәлгә керде
Мәгълүматлар районның юл иминлеге комиссиясе тарафыннан бирелде
Әтнә районы җәмәгать суды тарафыннан исерткеч эчемлекләр кабул иткән хәлдә автомобиль руле артына утырган, административ кодексның 12.26 маддәсе, 1 өлеше буенча гаепләнгән Р.Р.Гайнетдинов һәм Р.Р.Хафизов, шулай ук 12.8 маддәнең 1 өлеше буенча гаепләнгән Оразаев В.Ю. һәм Мякишев Б.В. эшләре каралды. Барысы да суд карары нигезендә 30 мең сум күләмендә административ штрафка һәм 1 ел да 6 айга кадәр автотранспорт йөртү хокукыннан мәхрүм ителде. Карарлар үз көченә керде. Шунысы да бар, аларның берсе дә судка килмәде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев