Хөкем карарлары катгый
Суд залыннан

Хөкем карарлары катгый

Районның җәмәгать суды алкоголь эчемлек кулланган хәлдә автотранспорт белән идарә иткән чираттагы райондашларга карата хөкем карарларын игълан итте.

12 апрель көнне 12.8 маддәнең 1 өлеше һәм 12.26 маддәнең 1 өлеше буенча гаепләнгән Р.Ф.Фазылҗанов, Р. Р. Гайнетдинов һәм И.Ф.Нигъмәтҗанов эшләре буен­ча хөкем карарлары игълан ителде. Алар өчесе дә 30 мең сум күләмендә штрафка һәм 1 ел да 6 айга транспорт чыганагы белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителделәр.

Ә менә И.Ф.Нигъмәтҗанов 12.27 маддәнең 2 өлеше буенча да гаепләнде. Аның буенча эш 10 апрель көнне каралып, гаепләнүче 1 елга транспорт чыганагы белән идарә итү хокукыннан мәхрүм булды.

Мәгълүмат районның юл куркынычсызлыгы комиссиясе тарафыннан бирелде

 


Нет комментариев