Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Суд залыннан

Хөкем карарлары катгый

7 июнь көнне РФ административ кодексының 12.8 маддәсе, I өлеше белән гаепләнгән Т.И.Әхмәтҗанов эше каралды һәм “подведомство” буен­ча җибәрелде.

Ә менә 8 июнь көнне шул ук 12.8 маддәнең I өлеше буенча гаепләнгән Хәкимуллин Р. И. судка килмәде. Тик бу карар өчен киртә түгел — ул 30000 сум күләмендә административ штрафка тартылды, 1 ел да 6 айга транспорт чыганагы белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителде.
10 май көнне дә 12.8 маддәнең I өлеше буенча гаепләнгән Вафин И. И. эше каралып, 4 июнь көнне 30000 сум күләмендә административ штрафка, 1 ел 7 айга транспорт чыганагы белән идарә итү хокукыннан мәхрүм итү турындагы карар гамәлгә керде.
15 май көнне шулай ук 12.8 маддәнең I өлеше буенча гаепләнгән Степанов С. В. һәм Хәмзин Р. Р. эшләре каралып, 26 май көнне суд карарлары көченә керде. Нәтиҗәдә һәр икесе 30000 сум күләмендә штрафка, 1 ел да 6 айга кадәр транспорт чыганагы белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителделәр.

Мәгълүмат районның юл куркынычсызлыгы комиссиясе тарафыннан бирелде

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев