Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Суд залыннан

Хөкем карары гамәлгә керде

Исерек хәлдә автомобиль йөртергә омтылучыларга карата хөкем карарлары гамәлгә керде.

Әтнә районы җәмәгать суды тарафыннан 20 сентябрьдә исерткеч эчемлек кабул иткән хәлдә автомобиль руле артына утырган Канцеляров В.С. эше каралды. Карар нигезендә РФ административ кодексының 12.26 маддәсенең I өлеше буенча гаепләнгән Канцеляров В.С. 30 мең сум күләмендә штрафка һәм бер ел да 6 айга кадәр автомашина йөртү хокукыннан мәхрүм ителде. Закон агымдагы елның 1 октябрендә гамәлгә керде.

Исерткеч эчемлек кулланган хәлдә автомашина йөрткән Сибагатов Р.Г. эше дә каралды һәм аның буенча да карар кабул ителде. 4 октябрь көнне ул үз көченә керде. Нәтиҗәдә, Сибагатов Р.Г. РФ административ кодексының 12.26 маддәсенең I өлеше буенча 30 мең сум күләмендә штрафка һәм бер ел да 6 айга кадәр автомашина йөртү хокукыннан мәхрүм ителде.

Исерек хәлдә техника белән идарә иткән Саттаров Ф.Н. эше дә каралып, 30 сентябрь көнне суд карары гамәлгә керде. РФ административ кодексының 12.26 маддәсе 2 өлеше буенча гаепләнгән Ф.Н.Саттаровка 10 тәүлеккә административ арест салынды.

Җәмәгать суды тарафыннан исерткеч эчемлек кулланып автотранспорт белән идарә иткән Җәләев Н.М. эше каралды һәм 23 сентябрь көнне гамәлгә керде. Ул РФ административ кодексының 12.8 маддәсе 1 өлеше буенча 30 мең сум штрафка, шулай ук 1 ел да 7 айга кадәр автотранспорт йөртү хокукыннан мәхрүм ителде.

Мәгълүмат район хакимияте каршында эшләп килгән юл хәрәкәте иминлеге комиссиясе тарафыннан бирелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев