Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
Суд залыннан

Хокук бозуда гапле дип табылды

45000 сум күләмендә административ штрафка тартылды һәм 1 ел да 6 ай дәвамында транспорт чыганагы белән идарә итү хокукыннан колак какты.

З.Р. Камалиев суд утырышында үз гаебен таныды, үкенүен белдерде.
Ул РФ Административ хокук бозулар турындагы кодексының 12.8 маддәсе, I өлеше – транспорт чыганагы белән, әгәр анда җинаять җәзасы каралмаган гамәлләр булса, исерек хәлдә идарә иткән өчен җаваплылык каралган.
Нәтиҗәдә З.Р. Камалиев административ хокук бозуда гапле дип табылды, югарыда телгә алган маддә буенча аңа 45000 сум күләмендә административ штраф билгеләнгән һәм ул 1 ел да 6 ай дәвамында тран­спорт чыганагы белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителде.
Ә менә А.К. Насыров суд утырышына килмәде, югыйсә эшне карау вакыты һәм урыны хакында хә­бәр ителгән иде. Эшне кичек­терү буенча үтенеч бир­мәде. Ул да, югарыда телгә алынган гаепләнүче кебек үк, РФ административ хокук бозулар турындагы кодексның 12.8 маддәсе, I өлешендә каралганча 45000 сум күләмендә административ штрафка тартылды һәм 1 ел да 6 ай дәвамында транспорт чыганагы белән идарә итү хокукыннан колак какты.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев