Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
«Табигать могҗизасы»

Аккошлар җылы якларга китәме?

Кыраулар төшү белән еш кына күбебез көньякка очып китмәгән аккошларның язмышы турында борчыла башлыйбыз.

Гадәттә бу кошлар соңгы китүче “мигрантлар” санала. Һәм алар ноябрь ахырына кадәр яки кыш буе тоткарланырга мөмкиннәр. Әгәр сулыклар туңмаса, аккошлар кышларга калырга сәләтле; боз ясалганда кош үзе башка урын таба.
Бу хакта белгечләр ни уйлый? Татарстан Республикасының биоресурслар буенча дәүләт комитетының Әтнә районы вәкиле Равил Хадиевтан сораштык.
– Еш кына аккошлар шәһәр күлләрендә даими рәвештә кеше ашату сәбәпле калалар: кошлар кешегә ияләшәләр һәм «икмәк урыннарын» ташлап китәргә теләмиләр. Бу вакытта канатлылар салкыннарга җайлашкан – аларның май запаслары табигый җылыткыч булып хезмәт итә. Салкын көннәрдә аккош көчен экономияли, ярдан ераграк бозда куркынычсыз урын сайлый һәм тиешле тән температурасын саклап ял итә. 
– Һәркайсыбыз яхшы белә, аккошлар безнең “Ашыт” буйларын да үз итәләр. Безнең якларга күпме аккош килә. Аларны әле дә очратырга мөмкинме?
– Ел саен яз аенда 100дән артык аккош төньякка очканда ял итеп һәм дә тукланып алырга Ашыт буйларына туктыйлар. Алар кызыл китапка кертелгән булу сәбәпле, аккошларга ау тулысынча тыела. Шуларның 5-6 пары җәй буена кала.
Ел саен алар­ның саны арта бара. Берничә пар  4-7 кадәр йомыр­ка салып, бәбкәләр чыгарып үстерәләр. Ноябрь ахырында су өсте боз белән каплана башлагач, алар жылы якка юл тоталар. Кайберләре декабрь аена кадәр тоткарланалар.
– Аккошларның көньякка очып китә алмаганын, аларга кеше ярдәме кирәклеген ничек белергә мөмкин?
– Кеше ярдәме аларга аерым очракларда гына таләп ителә: аккошта җәрәхәтләнү билгеләре булса яки кош каурыйларына боз капланса. Әгәр дә боз өстендә яки кечкенә сулыкта төркемнән аерылган ялгыз хәлсезләнгән аккош күрсәгез, димәк аңа кеше ярдәме кирәк. Чөнки су буендагы ерткыч җәнлекләр, этләр аларга һөҗүм итәргә мөмкиннәр. Мондый очракта 89625499199 телефонына яки Гадәттә тыш хәлләр бүлегенә (алар безгә дәшәләр) шалтыратып хәбәр итәргә мөмкин. Әгәр дә сулык тулысынча боз белән кап­ланмаса, тән җәрәхәтләре күренмәсә, булышу йөзеннән аккошларны артык борчымаска кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев