Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
«Табигать могҗизасы»

Болан «Ашыт»ны үз итәрме?

Район үзәгенең халык телендәге «Поле чудес» бистәсендә болан йөрү турында хәбәр иткән идек.

Хәзер ул фотолар Казаннан әйләнеп, кире үзебезгә кайтты. Каян килгән ул? Ник китми икән? Бу сорауларны безнең районда аучылык буенча җаваплы Равил Хадиевкә дә юлладык. Аннан алган җавап белән таныштырабыз
— Бер атна чамасы "Шахтер«да ятты ул. Хәзер Олы Әтнәгә килгән, куып жибәреп булмый, басуда кар тирән, анда азык эзләп йөрергә авыр аңа, шуңа күрә юлга, авылга чыга ул. Ә Татарстанда берничә авылга шулай чыгып яшәүче боланнар бар диделәр.
Бу хакта безнең газетаның «Телеграмм» каналына Комыргуҗадан Гөлнара исемле ханым да хәбәр иткән. «Без су бирдек, күршеләр печән бирделәр аңа», дип язган.
Безне боланның киләчәге борчый, әлбәттә. Равил Хадиев болай диде:
— Юк, аны атарга тиеш түгелләр, Әтнә районындагы аучылар җыелып, бүген кич белән «Ашыт» территориясенә куып карыйлар, машина астына гына кермәсен инде. Әгәр китмәсә, биредә төн уздырып, иртәгә шунда ук җибәрербез дип уйладык.
Афәрин! Саваплы гамәл, өстәвенә "Ашыт"та хәзер үзебезнең боланыбыз да булыр иде...

... Яңа гына кабат хәбәр алдык. Боланны "Ашыт"ка куа алмаганнар. Равил Хадиев тә: "Плотинадан Кече Әтнә ягына таба киткән ул, куа алмаганнар, чөнки кешедән курыкмый. Кешегә, авылга үзе килә. Аптыраган, нишләтәсе булыр, кугач та кире кайтыр инде ул..." - дип уйга калган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев