Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
«Табигать могҗизасы»

Бу бөҗәк Әтнәдә дә бар

Бакчачылар хафада: Татарстанда сәер бөҗәкләр пәйда булган

Татарстанда безнең төбәк өчен хас булмаган бөҗәк – суфи чикерткә (богомол) пәйда булган. Республикада алар 2021 һәм 2023 елларда да “кунак” булып киткән инде.

Суфи чикерткәләрне районнарда бакча кишәрлекләрендә күргәннәр. Фермерлар һәм бакчачылар өчен алардан зыян юк. Киресенчә, файдалы да әле: ерткыч бөҗәк булганлыктан, көя, кандала, черки кебек зарарлы бөҗәкләр белән тукланалар чөнки. Суфи чикерткәләр башлыча Европа һәм Азиянең күпчелек өлешендә, шулай ук Африка һәм Төньяк Америкада яши. Белгечләр аларның Татарстанда пәйда булуын климатның җылынуы һәм бөҗәкләр саны артуга бәйләп аңлата.

Ватаным Татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев