Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
«Табигать могҗизасы»

Урман гүзәлебез Әтнәдә

Игътибарлы булыгыз. Тиешле тизлекне саклап йөрегез, дип кенә кисәтәсе кала.

Гаҗәпләнмәслектә түгел, Әтнә урамнарында болан тикле боланны тагын кайчан күрер идек.
Бу кыргый җәнлекне фотолардан һәм зоопаркларда гына күргән бар иде. Каян килгән ул болан? Ник китми икән? Бу сорауларны безнең районда аучылык буенча җаваплы Равил Хадиевка да юлладык. Аннан алган җавап белән таныштырабыз
— Бер атна чамасы Комыргуҗада яшәде ул. Хәзер Олы Әтнәгә килгән, куып жибәреп булмый, басуда кар тирән, анда азык эзләп йөрергә авыр аңа, шуңа күрә юлга, авылга чыга ул. 
Бу хакта безнең газетаның «Телеграмм» каналына Комыргуҗадан Гөлнара исемле ханым да хәбәр иткән. «Без су бирдек, күршеләр печән бирделәр аңа», дип язган.
Ә Татарстанда берничә авылга шулай чыгып яшәүче боланнар бар диделәр.
Шулай да безне боланның киләчәге борчый, әлбәттә. Болан бүгенге көндә дә Әтнәнең плотина тирәсендә күренгәли. Равил Хадиев бу хакта:
— Юк, аны атарга тиеш түгелләр, Әтнә районындагы аучылар җыелып, аны «Ашыт» территориясенә куып карадык, тик куып җибәреп булмады. Машина юлына чыгып, юл һәлакәте генә ясый күрмәсен инде. Инде язга кадәр урман тирәсендәге хуҗалыкта урнаштырып торырга дип тә уйлыйбыз. Казандагы белгечләр белән дә сөйләшеп, киңәшләшеп торабыз, — диде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев