Без сезне тыңлыйбыз тег белән яңалыклар
-
“Казларның башын гына өзеп алалар...”
Районда сукбай этләр күбәюе, аларның балаларны куркытулары хакында бер генә язмадык.
-
"Әтнә таңы" - Бергәләп эшләсәк, имамнарсыз калмабыз
Динебезнең киләчәге хакында газета укучыларыбыз гына борчылмый. Соңгы елларда дингә килә башладык, башлангыч дини белемне булса да өйрәнәсебез килә, районыбызның берничә авылында мөгаллимәләр, имамнар халыкның теләген искә алып, мәчетләрдә дин белеменә өйрәтә башладылар, ә мәктәпләрдә укытучыларыбыз "Әхлак дәресләре" алып баралар. Олылар, урта яшьтәгеләр, балалар арасында да ислам дине белән кызыксынучылар...
-
Уҗымнарга зыян тимәде
«Быел кар яуганчы ук суыклар башланды. Моның уҗымнарга зыяны тимәдеме икән? Бу хакта белгечләр фикерен беләсе килә». Хәбәрчебез Гомәр Шакиров шундый сорау белән мөрәҗәгать итте. Бу хакта «Россельхозцентр»ның Әтнә бүлеге белгече Ринат Нәҗмиевтән сораштык.
-
Әтнә халкын тыңлаудан туктаганыбыз да юк
"Сез безне һаман тыңлыйсызмы әле ул?" дип сораучыларга бу җавап. Тыңлыйбыз. Һәр атнаның җомга көнендә журналистларга шалтыратып моң-зарларыгызны, сорауларыгызны әйтә аласыз.
-
«Әтнә урамына торба салдык»
«Безнең Пушкин урамына килеп китегез әле фотоаппаратыгыз белән, кояшлы аяз көндә бер трактор чыга алмыйча батып утыра. Урамыбыздагы 8 йортта 7 инвалид яши, урам шул дәрәҗәдә начар, «Ашыгыч ярдәм» дә керә алмый....»,- дип шалтыратты безгә әлеге урамда яшәүче Габделнур абый.
-
Әтнә командасы өчен – шахмат ярышлары
Хөрмәтле редакция! Без, Казанда яшәүчеләр, "Әтнә таңы" газетасының сайтын, ачык төркемен күбрәк укыйбыз. Шахмат бәйгесе булачак, дип язган идегез. Ачыклап, көнен, сәгатен әйтеп яза алмассызмы икән? Лилия, Казан шәһәре
-
Мирас ничек билгеләнә
Хөрмәтле редакция! Мирас билгеләү кем тарафыннан һәм ничек башкарыла? Шул хакта язып үтмәссезме? Рузания, Әтнә Рузания сезнең сорауга район прокуроры Нурия Сабирҗанова җавап бирә.
-
Ник һаман зарланалар?
"Олы Әтнә автозаправкасында машинага бензин салдым. Сыйфаты начар булдымы, ватылдым. Хәзер миңа кемгә мөрәҗәгать итәргә?" С.Гарипов, Олы Әтнә.