Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

«Әтнә урамына торба салдык»

«Безнең Пушкин урамына килеп китегез әле фотоаппаратыгыз белән, кояшлы аяз көндә бер трактор чыга алмыйча батып утыра. Урамыбыздагы 8 йортта 7 инвалид яши, урам шул дәрәҗәдә начар, «Ашыгыч ярдәм» дә керә алмый....»,- дип шалтыратты безгә әлеге урамда яшәүче Габделнур абый.

Габделнур абый шалтыратуга фотографыбыз Хәйдәр абый Гарипов барып рәсемгә төшереп кайтты. Ә без Олы Әтнә авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Илвир Галиев белән элемтәгә кереп, хәлне аңлаттык. Берничә көн үттеме икән, Илвир Илдар улыннан җавап та алдык.
- Пушкин урамында яшәүчеләр белән сөйләштем, фикерләрен тыңладым, торба салырга кирәк, дип уйлаштык. Торбасын салдык, "Химизация" белән сөйләштек, тиздән таш кайтачак, эшләп бетерәбез, - диде ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Без сезне тыңлыйбыз