Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

"Әтнә таңы" - Бергәләп эшләсәк, имамнарсыз калмабыз

Динебезнең киләчәге хакында газета укучыларыбыз гына борчылмый. Соңгы елларда дингә килә башладык, башлангыч дини белемне булса да өйрәнәсебез килә, районыбызның берничә авылында мөгаллимәләр, имамнар халыкның теләген искә алып, мәчетләрдә дин белеменә өйрәтә башладылар, ә мәктәпләрдә укытучыларыбыз "Әхлак дәресләре" алып баралар. Олылар, урта яшьтәгеләр, балалар арасында да ислам дине белән кызыксынучылар...

Динебезнең киләчәге хакында газета укучыларыбыз гына борчылмый. Соңгы елларда дингә килә башладык, башлангыч дини белемне булса да өйрәнәсебез килә, районыбызның берничә авылында мөгаллимәләр, имамнар халыкның теләген искә алып, мәчетләрдә дин белеменә өйрәтә башладылар, ә мәктәпләрдә укытучыларыбыз "Әхлак дәресләре" алып баралар. Олылар, урта яшьтәгеләр, балалар арасында да ислам дине белән кызыксынучылар елдан-ел арта, билгеле инде дингә кагылышлы сораулар да туып тора. Аллага шөкер, әле сорауларыбызга җавап бирүчеләр бар. 32 мәчетебездә 28 имам хезмәт куя, аларның алтысы махсус белемле, ә калганнары үзлегеннән өйрәнүчеләр, өстәмә белем алучылар. Күбесе олы яшьтә, алмашка килүчеләр юк дәрәҗәсендә. "Киләчәктә нишләрбез, бүгенге муллаларны алыштырырга кеше булырмы? "- газета укучыларын гына түгел, барыбызны да борчый бу мәсьәлә. Әлегә кадәр сезнең сорауларга төгәл генә җавап та бирә алганыбыз булмады. Сөендерәсем килә, килеп туган хәл үзгәрер кебек. Чәршәмбе көнне көнне район советы рәисе урынбасары Айрат Каюмовның эш бүлмәсендә Президент аппаратының дини эшләр буенча кураторы Ләззәт Хәйдәров, Россия ислам институтының укытучысы, тарих фәннәре кандидаты, ислам диненә өйрәтү кафедрасы укытучысы, Абдулла хәзрәт Әдһәмов, мәгариф бүлеге җитәкчесе Гөлшат Закирова, Күңгәрдән Рубис хәзрәт Шакиров киләчәк өчен имамнар әзерләүмәсьәләсен өлешчә хәл итәргә тырыштылар. Билгеле бер утырып сөйләшү генә күп нәрсә бирмәскә мөмкин, шулай да моны беренче адым дип бәяләү кирәк. "Мәктәп укучылары арасында дингә тартылган, аның башлангыч нигезләрен белгән укучылар барлыгы безгә мәгълүм. Республикакүләм үткәрелгән чараларда катнашып, призлы урыннар алуларына да куанабыз. Менә шуңа күрә киңәшләшәсебез килә. Әгәр дә быелгы чыгарылыш сыйныф укучыларының үзләрен дингә багышлыйсылары килсә, без булышырга әзер. Укырга теләге булучылар, гарәп илләренә китмичә, Татарстанда укысыннар иде. Чөнки чит илдән кайтучыларны эшкә урнаштырырга читен. Ә бездә белем алучыларга дәүләт ярдәм итеп тора. Үзегез дә хәбәрдар, дин өлкәсендә ситуация җиңелләрдән түгел, имамнарның 70 проценты олы яшьтә. Икенче яктан, гарәп илләреннән килгән куркыныч яный: радикальләшү, икенче яктан, болай барсак 5-10 елдан имамнар кимеп, мәетне тиешенчә озатырга кеше дә калмаска мөмкин... - дип уку йортына керү тәртибен дә аңлатып узды хәзрәт. Шунысы игътибарга лаек дип таптым - Дин белеменә генә өйрәтмибез, безнең уку йортын тәмамлаучылар төрле өлкәләрдә эшли алалар, чөнки дөньяви белем дә биреп, күпкырлы белгечләр әзерлибез, лингвистика, журналистика, экономика белгечләренә өйрәнүчеләр дәбезгә килә ала. Ә ислам теологиясен өйрәнергә теләүчеләргә башлангыч дини белем булу мәҗбүри..." "Әле укырга теләүчеләр буламы, теләгән очракта да ничә ел кирәк, аңа кадәр...", диярсез. Анысы да уйланган. Кадрлар кытлыгын истә тотып, дин өлкәсендә хезмәт куярга теләге булган 40 яшьтән 60 яшькә кадәргеләрне дә укыту каралган. "Элек җитәкче урыннарда эшләгән, мәктәптә укыткан, авыл җирлегендә эшләүчеләр булса яхшы булыр иде, аларның эшне оештыру осталыгы бар. Иң мөһиме теләкләре булу кирәк, берәүне дә мәҗбүр итә алмыйбыз. Бу барыбызның да уртак проблемасы, шуңа күрә кадрларны табып, аларны үстерү өстендә бергәләп эшләсәк кенә килеп туган хәлдән чыга алырбыз", - ди Абдулла хәзрәт. Хак сөйли, үзебез селкенмәсәк, читтән килеп безнең проблемаларны хәл итеп бирмәсләр. Авыл советы хезмәткәрләре, дин әһелләредә үз җирлекләрендә яшәүчеләрнең нәрсәгә сәләтле икәнлекләрен яхшы беләләр, алдан уйлап, чарасына керешик!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Без сезне тыңлыйбыз