Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Терроризмга каршы

Террор актлары корбаннарын искә алдылар

3 сентябрь — Терроризмга каршы көрәштә бердәмлек көне.

Бу көнне без бер гаепсезгә гомерләре өзелгән террор актлары корбаннарын искә алабыз.
Терроризм — бүгенге көндә иң дәһшәтле, канкойгыч социаль күренеш. Аның төп максаты — физик көч кулланып халыкны куркыту, төрле дин тотучылар һәм төрле милләт вәкилләре арасында үзара ышанычны какшату яки бөтенләй бетерү, дәүләт институтларына психологик басым ясарга омтылу, явыз максатларны тормышка ашыру өчен кешеләрне җәлеп итәргә тырышу.
"Татарстанда күп гасырлар дәвамында йөздән артык милләт вәкилләре дус һәм тату яши. Үзара аңлашу, төрле халыкларның бер - берсенең гореф- гадәтләренә, мәдәни һәм рухи кыйммәтләренә карата ихтирамлы мөнәсәбәт — республикабызда тынычлыкның һәм иминлекнең төп нигезе. Яшүсмерләр белән очрашып, террорезымга каршы аңлату эшләре алып бардык", - дип хәбәр итте Яңа Әтнә мәдәният җитәкчесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев