Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тәмле булсын

Чөгендердән бик тәмле икра

Тәмле булсын!

Түбәндәге рецепт белән әзерләнгән чөгендер икрасы искиткеч тәмле була. Аны кышны балалар да, өлкәннәр дә яратып ашый. Өстәвенә, бик файдалы да ул.

Икра әзерләү өчен 2 килограмм чөгендер, шулай ук, 2 килограмм помидор, ярты килограмм татлы борыч, 1-2 баш сарымсак, бер әче борыч (аны салмасаң да була), ярты стакан үсемлек мае, укроп, петрушка, тәмләткечләр, тәменчә тоз, борыч кирәк булачак. Бу икрага аш серкәсе салынмый.

Яшелчәләрне кухня комбайны яки иттарткыч аша чыгарабыз. Тирән казанда майны нык кына кыздырганнан соң, иң башта помидорны салып, кайнатып чыгарабыз. Аннан калган яшелчәләрне дә кушып, 20 минут кайнатабыз. Шул вакыт үткәч, вак кына туралган яшел укроп, петрушка, сарымсак һәм тәменчә тоз, түгәрәк хуш исле борыч та кушып тагын 20 минут кайнатабыз.

Банкаларга тутырып, тимер капкач белән япканнан соң, әйләндермичә генә төреп куябыз. Бу рецепт буенча ярты литрлык 8 банка чыга.

Хезмәт

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев