Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
"Әтнә таңы" ниләр яза?

Алга куйган планнары да зурдан

Олы Мәңгәр авылында яшәүче Мөхәммәтшиннар гаиләсе спорттагы уңышлары белән дә сөендерә.

Россия Федерациясендә игълан ителгән Гаилә елы һәм август аеның икенче шимбәсендә билгеләнүче Физкультурачылар көне уңаеннан Олы Мәңгәр авылында яшәүче Гөлия һәм Ирек Мөхәммәтшиннар белән әңгәмә кордык.
 Кайбер укучыда ни өчен ике бәйрәмне берләштерә икән дигән сорау туар. Ә сәбәбе шунда – бик күркәм, тирә-яктагылар өчен үрнәк гаилә булу өстенә, физкультура һәм спорт­ны нык үз итәләр алар. Тормышта ирешкән уңышларының да шактый өлеше спорт белән бәйле. Ирек һәм Гөлия Ильяр,  Ильдан һәм Тимерлан исемле бик күркәм 3 ул үстерәләр. Йөзләреннән нур балкып торучы әти-әнинең гаилә белән таныштыруны да шулардан башлавы һич гаҗәп түгел. Әмма без бу гаилә турында язуны мәкаләбез геройларыннан башлыйк.
Ирек Мөхәммәтшин исеме – күпләр өчен таныш исем. Ул районның Яшьләр эше, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе буларак кына түгел, район Сабантуеның алыштыргысыз баш батыры буларак та таныштыр күбегезгә!  Кешелекле, туры сүзле, кирәк чакта ярдәм кулы сузарга әзер торуы белән дан-хөрмәткә иреште ул. Аның тормыш юлын бераз шәрехләп узыйк әле.
– Сүзне әти-әнием, алай гына да түгел, бабай-әбием турында әйтеп башлау дөресрәк булыр. Өлкәннәрнең озын, тигез гомерле, дини гыйлемгә бай булулары күпләр өчен үрнәк. Тагын бер мөһим факт – борынгы заманнардан килгән көрәшчеләр токымы без, – ди ул.
Көрәш дигән­нән, яңа гына Владимир шәһәрендә уз­ган Сабантуйда да баш батыр исемен яулап кайтты ул...
Әтисе Фирдинат күп еллар механизатор булып эшли – 45 ел буе “ДТ”-дизель йөртә. Күп тапкырлар районның “Кыр батыры” булып таныла. Әнисе Тәнзилә пешекче була.  Тормыш иптәше 
Иске Мәңгәр кызы Гөлия белән икесе бер мәктәптә укыйлар алар. Ул Иректән 2 сыйныфка түбәнрәк була. Биредә аларның уртак үзенчәлеген искә алу урынлы булыр – икесе дә киләчәк эшчәнлекләре итеп педагогик өлкәне сайлыйлар: Ирек Арча педагогик көллиятенә, Гөлия Казан дәүләт педагогика университетына укырга керәләр. Физкультура укытучысы өлкәсен сайлаган Иреккә туп чөяргә – волейбол уйнарга туры килә. Шунда да шәһәрдә узган татарча көрәш белән шөгыльләнергә тырыша. “Күңелдә көрәш күбрәк урын алгандыр, күрәсең”, – дип елмая.
Кабат үткәнне искә алырга туры килә: әле 10 сыйныфта укыганда ук ул “Мәңгәр” Сабан туеның баш батыры исемен яулый. Әле монда Ирекнең татарча көрәш үрләрен үзлегеннән өйрәнеп яулавын да әйтергә кирәк. Ә көрәшү өчен «көндәшне» ике арыш капчыгының эченә печән һәм ташлар тутырып, аларны берләштереп үзе әмәлләп шөгыльләнә ул. Күрәсең, егетнең җиңүгә  омтылышы бик көчле булган. 
Яшьләр икесе дә педагогик эшчәнлекләрен, сайлаган уку йортларының югары курсларында укыганда ук башлыйлар. Дөресрәге, Ирекне физкультура укытучысына ихтыяҗ кичергән туган мәктәбенә чакыралар. Берничә елдан Гөлия дә туган мәктәбенә кайтып укыта башлый. Шулай итеп хезмәт юлына башлангычны уку белән аралаштырырга туры килә аларга. Ирек укып бетергәч, Әтнәдәге “Полиция” бүлегенә эшкә керә. Гөлия исә, Олы Мәңгәр мәктәбенә химия һәм биология фәннәре укытучысы булып урнаша. Әле мәктәптә укыган елларны ук спорт чараларының берсеннән дә калмаган Гөлия өчен дә, Татарстан көллиятләре арасында узган турнирларда “Иң оста волейболчы” исемен алган Ирек өчен дә яңа этап башлана. Сүз уңаеннан искә алу урынлы булыр, әле берничә ел элек узган муниципаль хезмәткәрләр  арасындагы спартакиаданың волейбол ярышында да Әтнә командасы – 1 урын,  ә Ирек монда “Иң оста һөҗүмче” исемен яулый. Кыс­касы шул, озак еллар буе барган танышлык, Ирек белән Гөлияне
ни­ках­лашуга илтә.
Башта Олы Мәңгәр мәктәбен җитәкләгән Гөлия Наил кызы, хәзер Олы Әтнә урта мәктәбе директоры булып эшли. Бүгенге көндә декрет ялында ул. Ә Ирек, инде югарыда искә алдым, районның Яшьләр эше, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе вазифасын башкара. Икесе дә башаяк эшкә чумганнар. Алга планнар куялар, аларны тормышка ашыру юлларын аныклыйлар. Кечкенә Мөхәммәтшиннар турында язып төгәлләмәсәм, бу мәкаләм тулы булмас кебек тоела.
Әле 13 кенә яшьлек Ильярның уңышлары бик күп. Бу ел исә аның өчен аеруча уңышлы булды. Нинди генә турнирга бармасын, гел җиңү яулап кайта ул. Хәер, газетаны һәрдаим укып баручы бу турыда белә. Чөнки, яңалыклар колонкасында бу хакта гел хәбәр итеп бардык. Аңлагансыздыр инде, әлбәттә, көрәш буенча! Әтисе дә: “Без көрәшчеләр нәселе”, – дип юкка гына горур­ланмый. Шушы яшендә иреш­кәннәренә караганда, ул тагын да зуррак үрләр яулаячак әле. 
Ур­танчы уллары Ильдан исә күб­рәк сәнгать белән кызык­сына икән. “Созвездие-Йолдызлык”ның зона турында да чыгыш ясап кайткан. Менә мон­да кабат көрәшчеләр динас­тиясе, көрәшче рухы дигәнне искә алырга туры килә. Ул да “Мәңгәр” Сабантуенда көрәшеп, үз авырлыгында батыр калган. “Аның теләге дә юктыр, бәлки. Әмма канына салынган, күрәсең”, – дип көлә әтисе.
Әле 1 яшь тә 4 айлык кына Тимерлан тупны бик үз итә икән. “Канында спортка мәхәббәт бар, димәк. Инде хәзер үк тупны ике кулы белән тотып тибеп җибәрә”, – дип горурланалар әти-әни. Тормышта балаларга хезмәт тәрбиясе бирү дә бик мөһим дип саныйлар алар. Үз хуҗалыкларында бүгенге көндә 100 башлап сарык һәм башка мал-туар асрауның да мәгънәсе – шушы егетләрне хезмәтне яратырга өйрәтеп, туган җирләренә мәхәббәт тәрбияләүдәдер мөгаен.
Менә шундый күркәм гаилә яши Олы Мәңгәр авылында. Бу гаи­ләнең уңышлары турында әле бер генә ишетмәбез – “Әтнә таңы”н укып барыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев