Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
"Әтнә таңы" ниләр яза?

Указдан соң, өч сәгать кенә узды...

Рус теле һәм әдәбияты укытучысы Саимә Сабировага Россия Федерациясенең мактаулы исеме бирелде.

Узган атнада Россия Президенты Владимир Путин дәүләт бүләкләре тапшыру турындагы указны имзалады, билгеләп үтелгән гражданнар арасында Татарстаннан да өч кеше бар иде. 
Документ хокукый мәгълүмат порталында урнаштырылган иде. Шунысы куанычлы, Казан компрессорлар төзү заводының ике хезмәткәре арасында Сибгат Хәким исемендәге Күлле-Киме төп гомуми белем бирү мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Саимә Сабированың да булуы зур горурлык булды. Саимә Әхәт кызына мәгариф өлкәсендәге хезмәтләре һәм күпьеллык фидәкарь хезмәте өчен “Россия Федерациясенең атказанган укытучысы” дигән мактаулы исем бирелде.
Әлеге яңалыкны ишетү безнең өчен дә зур шатлык булды. Ә Саимә ханым бу хәбәрне кемнән ишетте икән дә, һәм беренче уй-кичерешләре нинди булды икән? Аның белән телефон аша элемтәгә кердек.
– Дөресен әйтим, документлар күптән тутырылып җибәрелгән иде инде. Һәм мин портал аша Президент Указы чыкмасмы, дип гел күзәтеп тордым. Янәсе, беренчеләрдән булып күреп алам. Аллаһның рәхмәте белән ул көнне Казанга киткән идем. Бервакыт миңа завуч шалтырата: “Саимә Әхәтовна, сезгә мактаулы исем бирелгән икән. Сез безгә дә әйтми аны алырга киткәнсез икән, ди. Мин аптырап киттем. Указ чыкмады бит әле, каян белдегез, дип сорадым. Авыл җирлеге группасына Илсөя куйган, шуннан укыдык, диде ул. Аннары бу хәбәргә ышаныр өчен үзем дә тиз генә порталга кереп карап чыктым. Анда дөрестән дә, минем исем бар иде. 
Баксаң, ул хә­бәр­не “Әтнә та­ңы” куйган булган икән. Указ чыгып өч сәгать узмады, сез мине бөтен дөнь­яга таныттыгыз. Рәхмәт “Әтнә таңы”на. Күпме кү­­­зә­теп барыр­га тырыш­сам да, әлеге Указ­ны күрми калдым. 
Әлбәттә, яңалыкны ишетү, котлаулар кабул итү бик рәхәт булды, – диде ул.
Чыннан да, әлеге яңалык Саимә Сабирова өчен генә түгел, безнең район өчен дә зур горурлык. Күлле-Киме мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Саимә ханым Сабирова 51 ел гомерен укучыларга белем бирүгә багышлаган шәхес. Әтисе һәрвакыт: “Кызым, укытучы һөнәрен сайлама, бик авыр хезмәт”, – дип әйтә торса да, ул киресен эшли. Укытучы һөнәрен сайлый. Алай гына түгел, гомер буе сайлаган һөнәренә тугры кала, аңа җанын-тәне белән хезмәт итә. “55 яшь тулгач, мин лаеклы ялга китәргә тиешмен. Шул вакыт мәктәп директоры Камбил Солтановичка (мәрхүм инде) әйтәм: “Мине, зинһар өчен мәктәптән җибәрмәгез әле. Һичьюгы бер генә сәгать дәрес бирсәгез иде, дим. Беләсезме, минем өчен мәктәптән китү катастрофа белән бер иде, аннан аерыласым килмәде. Ул елны сезнең газетага сентябрь аенда “Ник ямансу икән бу көзләр?”, дигән язма җибәрдем, бастырып чыгардыгыз”, – дип хатирәләре белән уртаклашты Саимә Әхәт кызы. 
Шул еллардан бирле күпме сулар аккан да, ничәмә-ничә буынга рус теле һәм әдәбиятына мәхәббәт тәрбияләгән. Ул белем биргән укучылар арасында гади хезмәткәр дә, җитәкчеләр дә, танылган шәхесләр дә бар. Саимә Әхәтовнадан: “Элекке буын, хәзерге замана яшьләре дип әйтергә яратабыз. Ничек уртак тел табып эшли аласыз?” – дигән сорауны бирми кала алмадым. Ә ул:
– Иң мөһиме – балаларны яратырга кирәк. Һәрбер бала гөнаһсыз бер сабый. Усалы да бар, элек тә булган, хәзер дә шулай. Баланың сиңа булган ышанычын акларга, аны аңлый белү ноктасын табарга кирәк, – диде.

Үз балаңны ярату бер хәл, кеше баласын да аңлап, яратып эшләр өчен бик зур сабырлык, көч, батырлык кирәк. Ә Саимә Сабирова шундый олы йөрәкле, тарих битенә зур хәрефләр белән язарлык УКЫТУЧЫларның берсе.  
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев