Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
"Әтнә таңы" ниләр яза?

Йокларга яратасызмы?

Интернет челтәренә бер кереп китсәң, нинди көннәргә генә юлыкмыйсың. Баксаң, Халыкара ак аюлар, барменнар, дуслык, китап бирү, клиентлар, бәхет, хәтта итсез тору көне дә бар икән.

Шунысына шаккатам, каян уйлап табып бетерәләр бу көннәрне. Март аенда игътибарны җәлеп иткән бер көн бар – Йокы көне. Шул уңайдан райондашларыбызга берничә сорау белән мөрәҗәгать иттек. Йокларга яраталармы икән? Йокламыйча күпме йөри алалар? Йоклап китәр өчен аларга үз мендәрләре кирәкме?

Эльмира Камалиева, Яңа Әтнә авылы:

– Мин йокыны бик яратам. Башым мендәргә тиюгә, йокыга китәм. Тик менә шул ягы бар, төнге сменада эшләгәч, йокыга иртән ятарга туры килә. Йоклау мөмкинлеге булса, аннары төшке ашка кадәр йоклыйм.

Рәмис Галиев, Әтнә татар дәүләт драма театрының тамашачылар оештыру эшләре буенча директор урынбасары:

– Йокларга алай ук ярата торган кеше түгел инде мин. Әгәр дә ниндидер эшем булса, эшлисе бар, эшлисе бар дип йөрим, йокларга яткач та, уйланып ятып, йокысыз үткән төннәрем дә була. Ә...

Тулырак газета битләрендә укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев