Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
"Әтнә таңы" ниләр яза?

Ышаныйммы, ышанмыйммы?

1950 елның 23 мартында Бөтендөнья метеорология оешмасына нигез салына.

Асылы – бөтен дөнья буенча һава торышы турында мәгълүмат туплау, шул ук вакытта табигый бәла­казаларны фаразлау һәм аларның нәтиҗәләрен киметү өчен чаралар күрү. Бу хакта райондашларның фикере нинди? Һава торышы белән бәйле фаразларга ышанамы алар?

Айгөл Фәйзиева, Күәм авылының башкарма комитет җитәкчесе урынбасары:

– Мин алар әйткән фаразга ышанам. Дөреслектә дә, һава торышы мәгълүматларын интернеттан, шул синоптиклар сайтыннан карыйбыз бит. Туры килмәгән фаразлары да бар бит диярсез. Нишлисең бит, бар җирдә дә бер төрле булмыйдыр инде ул.

Ирек Дәминов, Олы Әтнә урта мәктәбенең география укытучысы:

– Фаразларга ышанам дип әйтә алмыйм. Аңа күбрәк фәнни яктан карыйм. Глобаль җылыну нәтиҗәсендә климат нык үзгәрде. Шуңа күрә фаразлау аеруча кыенлашты һәм дөньяның кайсыдыр өлеше өчен туры килсә, башкаларында һава торышы киресенчә булырга мөмкин. Һәм мин аны өстәмә мәгълүмат итеп кенә кабул итәм.

Әлфинә Мөхәммәтҗанова, Әтнә туган якны өйрәнү музее директоры:

– Фаразларга мин яртылаш кына ышанам. Чынлыкта мин фаразны халык әйтемнәре белән бәйләп кабул итәм. Шулай иткәндә уртаклык туарга мөмкин. Метереологларның фаразына гына ышанып бетмим.

Ренат Нәҗмиев, Олы Бәрәзә авылы:

– Метеорологлар хезмәтен инкарь итәргә ярамый инде. Аларның фаразлары күләмле территориягә юнәлдерелгән. Төгәллек өчен, технология үсеше җитеп бетми дип саныйм мин. Бәлки киләчәк тә, төгәл приборлар эшләү кирәктер. Шулай да әйтелгән фаразлардан чамалап ике атна алдан нәрсә эшләргә кирәклеген планлаштырып куям. Авыл хуҗалыгы белән бәйле булгач, фаразларга колак салырга туры килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев