16 сентябрьдән 20 сентябрьгә кадәр Татарстан Республикасында Бөтенроссия юл хәрәкәте иминлеге атналыгы уза
Балалар катнашындагы юл-транспорт һәлакәтләрен булдырмау, юл йөрү кагыйдәләрен профилактикалау максатында 16 сентябрьдән 20 сентябрьгә кадәр Татарстан Республикасында Бөтенроссия юл хәрәкәте иминлеге атналыгы уза.
Бу атна дәвамында бөтен ил буйлап иң яшь юл хәрәкәтендә катнашучыларның иминлек мәсьәләләренә җәлеп итүгә юнәлдерелгән профилактик акцияләре оештырыла. Чараларның шактый өлеше ата-аналар һәм педагогларга, өйдә һәм мәктәпләрдә балаларга юлда куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатуга юнәлдерелгән.
Профилактик чара барышында Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының Дәүләт автоинспекциясе һәм «Юл хәрәкәте иминлеге» хезмәткәрләре төрле тематик пропаганда чаралары уздырачак, шулай ук ачык дәресләр, ата-аналар җыелышлары, түгәрәк өстәлләр үткәрү күздә тотыла. Моннан тыш, дәүләт автоинспекторлары машина йөртүчеләр һәм җәяүлеләр тарафыннан юл йөрү кагыйдәләрен бозу очракларын ачыклау буенча эшне көчәйтәчәкләр. Чара барышында ата-аналарның балаларын автомобильдә ничек йөртүләре һәм җәяүлеләрнең кичке вакытта яктылыкны кире кайтара торган элементлар йөртү-йөртмәвен тикшерәчәкләр. Юлларда игътибарлы булыгыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев