27 юл йөрү кагыйдәсен бозу очрагы теркәлгән
Район ЮХИДИ бүлекчәсеннән алган мәгълүматларга килсәк, бу атна аралыгында 27 юл йөрү кагыйдәсен бозу очрагы теркәлгән.
12 йөртүчегә куркынычсызлык каешын такмаган өчен, 4 җәяүлегә юлны тиешле урыннан чыкмаган һәм яктылык кайтаргыч элеменлары булмаган өчен, 1 йөртүчегә баланы машинасында махсус утыргычсыз йөрткән өчен протоколлар төзелгән. Моннан тыш, тонировкасы тиешле дәрәҗәдән югарырак булган 5 йөртүче тоткарланган, 1 шофер исереклектә шикләнеп туктатылган, берәү штрафын вакытында түләмәгән һәм дә машинасы техник яктан төзек булмаган 3 шофер административ җаваплылыкка тартылганнар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев