Әтнәдә җәяүлеләр дә кагыйдә боза
1 августтан 7 августка кадәр район юлларында барысы 21 кагыйдә бозу очрагы теркәлгән.
Бу хакта ЮХИДИ бүлекчәсеннән хәбәр иттеләр.
Шушы аралыкта бер машина йөртүче телефоннан сөйләшеп барганы өчен, алтысы саклану каешын такмаганга, дүрт машина йөртүче техникада тонировка тиешле дәрәҗәдә булмаган өчен штрафка тартылганнар. Моннан тыш, дүрт машина йөртүчегә җәялеләргә юл бирмәгән өчен протоколлар төзелгән. Биш җәяүлегә юл аша дөрес урыннан чыкмаган өчен штраф салынган.
– Юл йөрү кагыйдәсен машина йөртүчеләр дә, җәяүлеләр дә үтәргә тиеш. Юлларда һәркайсыбыз игътибарлы булыйк. Әти-әниләр дә юл йөрү кагыйдәләрен балаларының исләренә гел төшереп торсалар иде, – дип кисәтә ЮХИДИ бүлекчәсе җитәкчесе Айнур Ямалиев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев