Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Юл иминлеге

Спиртлы эчемлек кулланган 1 кеше тоткарланды

«30 март­6 апрель аралыгында район юлларында алкоголь эчемлек кулланган хәлдә транспорт чыганагы белән идарә иткән 1 кеше тоткарланды», – дип хәбәр иттеләр ЮХИДИ бүлекчәсеннән.

Шул ук чорда куркынычсызлык каешы такмаган 28 йөртүче ачыкланган. Тагын 14 йөртүче руль артына документларын өендә онытып калдырган хәлдә утырган. 2 автомашинаның тонировкасы тиешле дәрәҗәдән артык булган. Моннан тыш, автотранспортын тукталышка тиешенчә куймаган, транспорт чыганагы төзек булмаган, юл билгесе рөхсәт итмәгән хәлдә йөк машинасы белән кергән, номеры теркәлмәгән, ЮХИДИ хезмәткәре таләпләрен үтәмәгән берәр очрак ачыкланган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев