Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ

Артканнан арта бара

ЮХИДИ бүлекчәсе җитәкчесе Айнур Ямалиев район юлларының узган атнадагы куркынычсызлыгы буенча саннар китерде.

Бер атнада 6 автотранспорт йөртүчегә куркынычсызлык каешы такмыйча йөргән өчен административ протокол төзелгән. Ә менә 7 йөртүче, гомумән, документларын өендә онытып калдырган. Моннан тыш, автотранспорт юлын тиешсез урында аркылы чыккан – 1 җәяүле, каршы як хәрәкәт полосасына чыккан – 4 автотранспорт йөртүче, балаларны куркынычсызлык буенча каралган махсус җайланмасыз йөрткән 2 кеше тоткарланган. Шулай ук 1 исерек хәлдә булуга шикләнелгән транспорт йөртүче җавапка тартылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев