Автоинспекциядән алган хәбәрләргә караганда, 28 октябрь −2 ноябрь көннәрне районыбыз юлларында 17 юл йөрү кагыйдәләрен бозу очрагы теркәлгән.
Аерым алсак, аларның күбесе, а в т о м о б и ль йөртүчеләрнең, бу очракта 14енең куркынычсызлык каешы такмавы белән бәйле. Ни кызганыч, бездә транспорт йөртүчеләр шушы төр куркынычсызлык кагыйдәсенә төкереп карыйлар. Ә бит ул куркынычсызлыкның иң ышанычлы төре.
Шул ук вакытта юлларда 1 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Ә алары әнә шул куркынычсызлыкка өстән карау аркасында килеп чыга. Сәбәпләре төрле, ә күпчелек юлларда бозлавыклар башланганчы йөреп калыйм дип «җилдергән» бугай... Тикшерү сәбәпләренең тагын берсе — тәрәзә пыяласын тиешледән артык тонировкалау. Шул сәбәпле янә 1 транспорт туктатылган.
Шушы ук чорда иминият белешмәсе булмаган 1 йөртүче тоткарланган. Закон кушкач, ул белешмә бөтен йөртүчедә дә булырга тиеш. Районыбызда 2 ноябрьдән 15 ноябрьгә кадәр «Җәяүле» оператив-профилактика чарасы бара.
Бу чорда юл хәрәкәтендә катнашучыларның, бигрәк тә җәяүлеләрнең куркынычсызлыгын тәэмин итүгә аерым игътибар юнәлдереләчәк.
Полиция хезмәткәрләре юлларны, тротуарларны, җәяүлеләр кичүләрен җентекләп тикшерәчәкләр.
Нет комментариев