Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Юл иминлеге

Районда саклану каешын такмыйча йөргәннәр күп

24 октябрьдән 30 октябрь аралыгында ЮХИДИ хезмәткәрләре тарафыннан 2 рейд үткәрелде. Аларда 24 административ хокук бозу очраклары теркәлде.

Гомумән, әлеге вакыт аралыгында барысы 50 юл кагыйдәләрен бозу очраклары теркәлгән.

Иң күп хокук бозулар саклану каешын такмаучыларга туры килә. Саклану каешын такмый йөргән 21 кешегә беркетмә төзелгән. 8 йөртүче транспорт белән, гомумән, документларсыз идарә иткән. 4 транспортның номерлары пычрак – укырлык дәрәҗәдә булмаган. Шулай ук юл хәрәкәте кагыйдәләрен санламаган 4 җәяүле тоткарланган. Ни кызганыч, исерек килеш руль артына утыручылар саны да кимеми. Бу юлы ЮХИДИ хезмәткәрләре тарафыннан исерек килеш машина йөртүдә шикләнелгән 1 йөртүче туктатыла. Шулай ук бер юл һәлакәте теркәлгән. Бер машина каршы полосага чыккан. Моннан тыш, юл билгесе таләпләрен үтәмәгән 4 машина йөртүче тоткарланган. Шушы аралыкта башка төр хокук бозулар буенча тагын 6 беркетмә төзелгән.

– Юлларда игътибарлы булыйк. Тиешле тизлекне саклыйк. Һава торышы да гел үзгәреп тора, – дип кисәтә ЮХИДИ бүлекчәсе җитәкчесе Айнур Ямалиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев