Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
Юл иминлеге

Һәлакәткә таба зур адым

Автоинспекциядән алган мәгълүматларга караганда, апрель ае куркынычсызлык каешын такмаган хәлдә машина йөртүчеләр күплеге белән башланган.

2-8 апрель көннәрендә районыбыз юлларында шундый 18 йөртүче административ җаваплылыкка тартылган. Бик кызык фи­кер туа: әгәр бу төр юл ка­гый­дәләрен бозган өчен исерек хәлдә йөртүчеләргә каралган кебек җаваплылык булса, юлда техника бик нык кимер иде...
Ә менә шушы ук чорда ярамаган хәлдә алдагы транспортны узарга чыгучыны юл-транспорт һәлакәтенә таба зур адым ясаучы дип бәяләргә була. Каршы яктан транспорт килергә яки сезнең кебек үк ашыгучы – тиеш булмаган урында юлны аркылы чыгучы җәяүле булырга мөмкин бит.
Моннан соңгысын – укып булмаслык теркәү номеры белән йөрүне чагыштырмача җиңел җаваплылык дип бәяләргә булыр иде. Әмма эш шунда, 2 транспорт йөртүченең номеры укып булмаслык хәлдә пычрак икән, димәк, алар яхшы ук чапканнар. Яки шул сәбәпле камералар укый алмасын дип номерны пычратуга үз өлешен керткән...
Шушы ук чорда 3 транспорт йөртүченең иминият белешмәсе булмаган. Хәзер барысын да административ җаваплылык көтә.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев