Һәлакәтләр саны артканнан-арта бара
Район хакимияте каршында эшләп килгән юл иминлеген тәэмин итү комиссиясенең чираттагы утырышы узды.
Утырышта агымдагы елның 1 кварталына нәтиҗәләр ясалды.
– Аллаһка шөкер, дияргә кирәк, район юлларында куркыныч юл-транспорт һәлакәтләре теркәлмәде. Әмма тынычланырга һич ярамый. Күреп торабыз, республика юлларында, кызганычка каршы, узган ел белән чагыштырганда юл һәлакәтләрендә үлүчеләр саны арта бара, – дип киңәшмәне комиссия рәисе Айрат Каюмов башлап җибәрде.
Утырышта район полиция бүлеге җитәкчесе урынбасары Вадим Демидов үз чыгышында, исерек килеш руль артына утыручыларны ачыклау, кисәтү буенча бары тик бергәләп эшләгәндә генә уңай нәтиҗәгә ирешеп булуына басым ясады. Шулай ук:
– Җәйге чорга керәбез. Бу вакытта юл һәлакәте саннары да арта. Чөнки мәктәп укучыларының җәйге каникуллары була. Шуңа күрә һәркайсыбызга икеләтә игътибарны арттырырга кирәк булачак, – диде. Сүзен дәвам итеп:
– Агымдагы ел башыннан республика юлларында 87 кеше һәлак булды. Узган ел бу сан – 45 иде, – диде.
Әлеге саннар күңелләрне «өшетә». Бары тик юл һәлакәтләрендә вафат булучылар бит бу. Әлеге һәлакәтләрнең күбесендә тупас кагыйдә бозулар – тизлекне артыру һәм дә алдагы техниканы узарга теләп, тиеш булмаган урында каршы як полосага чыгу тора.
Район мәгариф бүлеге җитәкчесе Рафис Фатыйхов:
– Балаларга юл йөрү кагыйдәләрен өйрәтү, җәйге чорда кабат исләренә төшерү мәктәп һәм мәктәптән тыш эшләр үзәгенә генә кайтып калмасын, гаиләдә дә дәвам итсен иде, – диде.
Соңгы елларда балалар арасында самокат һәм питбайклар нык популярлашты. Кызганычка каршы, әлеге техникалар катнашында балалар үлеменә китергән юл һәлакәтләре дә артты. Аларда яшь гомерләрнең вакытсыз өзелүе күңелне борчый. Утырыш барышында әлеге саннарга да тукталып узылды. Иң борчыганы – ул яңа техникаларны әти-әниләр балаларына үзләре алып бирәләр.
Җәйге каникулларга да санаулы көннәр калып килә. Әлеге чорда балалар иркенгәрәк чыгалар. Элегрәк самокат һәм питбайкларда йөрүчеләр берән-сәрән генә күренсә, хәзер район юлларында аларның саны артты.
Юл ялгышларны кичерми. Ахырдан үкенерлек булмасын, һәркайсыбыз шул хакта онытмасак иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев