Балаларның җәйге каникуллары тәмамланып, сентябрь аена аяк басуга, районыбыз автоинспекторлары Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучыларга төзегән административ протоколлар саны артты.
27 августтан 2 сентябрьгә кадәр юлларда барысы 28 шундый очрак теркәлгән.
Аерым алсак, бу чорда 7 машина йөртүченең куркынычсызлык каешын такмавы ачыкланган. Шулай ук 2 очракта балаларны махсус креслога утыртмаучылар тоткарланган. 6 машинада тонировка күләме тиешле нормалардан артык булган. 2 йөртүченең иминият белешмәсе булмау ачыкланган. Ә 1 йөртүче руль артында телефоннан сөйләшеп барганда тоткарланган. Янә 1 йөртүче административ штрафын вакытында түләмәгән.
Кызганычка каршы, 3 кешенең идарә итү хокукы булмаган хәлдә, транспорт йөртүе ачыкланган. Ә 1 кеше автоинспекторның туктарга дигән таләбенә буйсынмыйча, качарга омтылган. Әллә шул “права”сы булмаганмы икән?
Шушы ук чорда 4 машина тиеш булмаган җирдә алдагы транспортны узарга чыгып, автоинспекторлар тарафыннан тоткарланган. Бик нык ашыкканнар, күрәсең. Әле ярый аларны туктатканнар, шөкер, бу атнада юл-транспорт һәлакәтләре теркәлмәгән. Әнә шул ашыгу нәтиҗәсендәме, 1 машина “зебра”да җәяүлегә юл биреп тормаган.
Нет комментариев