Исереккә диңгез тубыктан
Әнә шулай дип моңсуланырга кала – районыбыз юлларында тагын 1 исереклеккә шикләнелгән йөртүче тоткарланган.
Ни кызганыч, эченә шайтан суы кергән кешегә ураза ни дә, үлем ни шул. Дини күзлектән караганда, шайтан тарафдарлары инде андыйлар. Закон ягыннан алсак, аларны потенциаль җинаятьчеләр дияргә була. Хәер, бу бәндә буенча суд үз сүзен әйтер әле.
Автоинспекциядән алган хәбәрләргә караганда, 5-10 март көннәрне моннан тыш 2 юл-транспорт һәлакәте дә теркәлгән.
Әлбәттә, моны табигатьнең көйсезләнүенә, буранга, күз күреме начар булуга сылтап булыр иде. Әмма андый көнне тизлекне бермә-бер киметергә, игътибарны икеләтә арттырырга кирәклек турында гел кисәтеп торалар бит.
Тиеш булмаган урында алдагы транспорт чарасын узарга чыгу очраклары да 2 булган. Бик куркыныч маневрларның берсе бу һәм бик күп юл фаҗигаләре сәбәпчесе. Хәтта олы юлны ярамаган җирдә аркылы чыгарга омтылган җәяүлеләр дә 2 кеше булган.
Мондыйларга: «Тайгак юлда кая чабасың!» – дию генә җитмидер, мөгаен. Нәкъ менә болар, соңыннан транспорт йөртүчеләрне гаеплиләр. Ә менә куркынычсызлык каешын эләктермичә йөрүчеләр саны һич кимеми, шундый 14 йөртүче тоткарланган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев