Исереклеккә шикләнелүчене – суд каршына
Районыбыз автоинспекциясеннән хәбәр итүләренчә, 24 июнь-1 июль аралыгында юлларда 22 Юл йөрү кагыйдәләрен бозу очрагы ачыкланган.
Элеккечә үк куркынычсызлык каешы эләктермичә йөрүче йөртүчеләр күп – бу көннәрне шундый 7 очрак расланган. Шөкер, балаларны махсус креслосыз йөртүчеләр юк. Бу очракта андыйлар булмаган икән дип куанырга ашыкмагыз. Тоткарланмау әле ул андыйлар булмаган дигән сүз түгел.
Кызганычка каршы автомобиль тәрәзәсен тиешле нормалардан артык тонировкалаучылар да 7 булган. Бәлки, яшьләр арасында бу мода саналадыр. Әмма “тимер атыгыз” аңа карап күркәм кыяфәт алмый – киресенчә, читтән караганда бу көлке тоела. Машинада бар көченә музыка акыртып (анда үзләре ни хәл утыралардыр?) узучы ничек көлке тоелса, бу да шулайрак. Өстәвенә, юл-транспорт һәлакәте сәбәпләренең берсе дә – тонировканың нормадан артык булуы.
Әллә шундый сәбәп, әллә башка – әмма районыбыз юлларында 2 юл-транспорт фаҗигасе теркәлү дә факт. Шулай ук 2 тапкыр җәяүле кичүендә җәяүлеләргә юл бирмәү очрагы ачыкланган. Бу очраклар юл-транспорт һәлакәтенә үк әйләнмәгәннәрдер дип фаразлыйк. Әмма бик мөмкин бит! Шуңа күрә алда җәяүле кичүе турындагы юл билгесен күрүгә үк тизлекне киметү кирәк.
Шушы бер атнада 1 җәяүленең тиеш булмаган җирдән транспорт юлын аркылы, 1 тапкыр ярамаган урында алдагы транспортны узарга чыгу, 1 транспорт чыганагы йөртүченең хокукы булмаган хәлдә идарә итү очраклары ачыкланган.
Кызганычка каршы исереклеккә шикләнелгән хәлдә транспорт руле артыннан алынылучылар да кимеми. Бу атнаны да шундый 1 кеше тоткарланган. Хәзер аңа да суд залында җавап тотарга туры киләчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев