Юл һәлакәте: Агачка бәрелеп машинага ут каба, йөртүчесе һәм 5 пассажир үлә
Бер пассажир авыр хәлдә хастаханәгә озатыла.
Бүген Яшел Үзән районында Chevrolet автомобилен йөртүче, беренчел мәгълүматлар буенча, куркынычсыз тизлекне сайламаган һәм агачка килеп бәрелгән. Шуннан соң автомобильдә янгын чыккан. Нәтиҗәдә машина йөртүче һәм биш пассажир урында ук үлә. Тагын бер пассажир авыр хәлдә хастаханәгә озатылган. Һәлакәтнең сәбәпләре ачыклана. Урында автоинспекторлар эшли, дип хәбәр Татарстан Республикасының Дәүләт автоинспекциясе каналы үзенең макс челтәрендә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев