Юл транспорт һәлакәтендә ике кеше үлгән
Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының Дәүләт автоинспекциясе юл хәрәкәте кагыйдәләрен төгәл үтәргә чакыра.
Бүген Әлмәт районында Нива автомобиле йөртүчесе, беренчел мәгълүматлар буенча, куркынычсыз тизлекне сакламаган, каршы як полосага чыккан һәм Mercedes йөк автомобиле белән бәрелешкән. Шуның нәтиҗәсендә йөк автомобиле белән Chevrolet, Ford, Haval микроавтобуслары бәрелешкән.
Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә микроавтобусның 2 пассажиры урында ук үлгән. Зыян күрүчеләр буенча мәгълүмат ачыклана.
Әлеге юл-транспорт һәлакәте урынында автоинспекторлар эшли.
Һәлакәтнең сәбәпләре ачыклана.
Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының Дәүләт автоинспекциясе юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәргә чакыра!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев