Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ

Кайгыйдә бозулар арта

15 марттан 22 мартка кадәр район юлларында машина йөртүчеләр тарафыннан 41 юл йөрү кагыйдәләрен бозу очраклары теркәлгән.

Район юлларында транспорт белән идарә итүчеләр, шулай ук җәяүлеләр тарафыннан да юл йөрү кагыйдәләрен бозу очраклары кимеми. Киресенчә арта гына.

Әлеге аралыкта да юл иминлеге инспекторлары тарафыннан тикшерүләр узды. Куркынычсызлык каешын такмыйча йөргән 6 йөртүчегә протокол төзелгән. Ә 11 йөртүче транспорт белән, гомумән, документларсыз идарә иткән. 7 транспортның номерлары укырлык дәрәҗәдә булмаган. ЮХИДИ хезмәткәрләренең законлы таләпләренә буйсынмаган өчен – 2, юл билгесен үтәмичә йөргән өчен 4 йөртүчегә протоколлар төзелгән. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен санламаган 6 җәяүле административ җаваплылыкка тартылган. ЮХИДИ хезмәткәрләре тарафыннан 1 йөртүчегә тонировка өчен протокол төзелгән.

Шулай ук район юлларында 4 юл һәлакәте теркәлгән. Шунысы шатландыра, тән җәрәхәте алучылар юк.

– Һава торышы гел үзгәреп тора. Юлларда игътибарлы булыйк, – дип кисәтә ЮХИДИ бүлекчәсе җитәкчесе Айнур Ямалиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев