Әтнә яңалыклары

"Әтнә таңы" газетасы - Әтнә районы

16+
Юл иминлеге

Казанда мотоцикл һәм җиңел машина катнашындагы юл һәлакәтендә дүрт кеше зыян күргән

Казанның Горький шоссесында мотоцикл һәм җиңел автомобиль катнашындагы юл-транспорт һәлакәтендә дүрт кеше зыян күргән. «Татар-информ» агентлыгына билгеле булганча, авария «Олимпиец» җәмәгать транспорты тукталышы янында килеп чыккан.

Җиңел автомобиль белән бәрелешкәннән соң, мотоцикл тукталышта торган җәяүлеләр өстенә килеп менгән. Юл-транспорт һәлакәте урынына ашыгыч ярдәм машиналары, полиция һәм янгын сүндерүчеләр килгән.

Якынча мәгълүматлар буенча, авария нәтиҗәсендә өч җәяүле төрле тән җәрәхәтләре алган, аларны хастаханәгә озатканнар. Авыр хәлдәге мотоциклчыны да хастаханәгә алып киткәннәр.

Татар информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев