Әтнә яңалыклары

"Әтнә таңы" газетасы - Әтнә районы

16+
Юл иминлеге

Кемгә - бәйрәм…

Бәйрәм гел уен-көлкедән генә тормый ул, диюләре хак сүзләр.

Түбәндәге саннардан күренгәнчә, кемдер җырлап-биеп күңел ачкан бер вакытта, башка берәү уй-хәсрәт эчендә яна.
3 июньнән 8 июнь көн­нәрендә районыбыз юлларында 13 юл йөрү кагый­дәләрен бозу очрагы теркәлгән. 2 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Әлбәттә, моңа бәйрәм матавыгы, авылларда җиңел машиналар санының кинәт артуы этәргеч ясагандыр.
Шул ук вакытта бер йөртүче кечкенә баланы махсус креслога утыртмаган өчен административ  җаваплылыкка тартылган. Штрафын гына түләп булыр, хәвеф-хәтәр килеп чыкмасын. Бу очракта, бала гомерен акчага сатып алып булмаячак инде.
 Янә 4 йөртүче куркынычсызлык каешы тагып торуны кирәк  санамаган. Моннан тыш, машина тәрәзәсендәге тонировка тиешле дәрәҗәдә булмаган өчен биш машина йөртүче административ җавапка тартылган.
 Бәйрәм көннәрендә «бәйрәм иткән» 1 автомобиль йөртүче туктатылган, әлбәттә, исерткеч эчемлек куллануы  ачыкланган. 
Саклык, сабырлык, игътибарлылык – менә безгә ярдәм итүче юлдашлар. Һәрбер йөртүче, һәрбер юлчы, үзенең гамәлләре өчен җавап тотканын аңласа, юллар чынлап та имин юлларга әйләнер. Юлдагы һәр мизгелне кадерлик, тормышның, якыннарыбызның кадерен белик.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев