Юл йөрү кагыйдәләре белән бәйле узган атна нәтиҗәләренә караганда, район юлларында кимчелекләр кимеми.
Бу хакта район ЮХИДИ бүлекчәсе инспекторы Альмир Хөсәенов хәбәр итте. Бу чорда саклану каешын такмыйча йөргән – 6, документларын онытып калдырган – 2, тонировкасы тиешледән артык булган – 1, тиешледән күбрәк пассажир йөрткән – 1, машинасын тиеш булмаган урынга куйган – 2, баласын махсус креслосыз йөрткән – 1, иминият белешмәсе булмаган 1 йөртүче административ җаваплылыкка тартылганнар.
Кызганычка каршы, бу чорда 2 юл-транспорт һәлакәте дә теркәлгән.
Нет комментариев