Очрашу актуаль темага — индивидуаль мобильлек чараларын һәм велотехниканы куллану кагыйдәләренә багышланды.
Олы Әтнә мәктәбендә мөһим профилактика линейкасы узды. Линейкага Россия Эчке эшләр министрлыгының Әтнә районы буенча Юл иминлеге бүлегенең юл-патруль хезмәте инспекторы, полициянең өлкән лейтенанты Ренат Мөхтәзиров килде.
Очрашу актуаль темага — индивидуаль мобильлек чараларын һәм велотехниканы куллану кагыйдәләренә багышланды. Инспектор мәктәп укучылары белән самокат, велосипед һәм питбайк йөртүчеләрнең төп хаталарын аңлатты.
Аерым игътибар яшь чикләүләренә, саклагыч экипировкага һәм машина юлын ничек дөрес кисеп үтүгә бирелде. Инспектор искәрткәнчә, питбайк-уенчык түгел, ә югары куркынычлы транспорт чарасы, һәм гомуми файдаланудагы юлларга анда бары тик 16 яшьтән һәм машина йөртү таныклыгы булганда гына чыгарга мөмкин.
Линейка файдалы узды.
Нет комментариев