Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ

Районыбыз юлларында исерек йөртүчеләр саны кимеми

Күпме кисәтү-тоткарлауларга, суд аша җавап бирүгә һәм “права”дан колак кагуга карамастан, районыбыз юлларында исерек йөртүчеләр саны кимеми.

ЮХИДИ җитәкчесе Айнур Ямалиевтән алган хәбәрләргә караганда, узган атнаны тагын ике транспорт йөртүчене исерек хәлдә тоткарлаганнар.
Моннан тыш, ЮХИДИ белән бәйле башка төр кагыйдә бозулар да кимеми. Әйтик, куркынынычсызлык каешын такмаган 16 йөртүче административ җавапка тартылган. Ә берәү, хәтта, кечкенә баласын махсус утыргычтан башка йөрткән. Шул ук вакытта берәү йөртергә хокукы булмаган хәлдә руль артына утырган. Җәзасы катгый буласын белгән хәлдә руль артына утыру осталык түгел инде ул, киресенчә — җүләрлек бу. Бик кызганыч, биш җәяүле дә Юл йөрү кагыйдәләрен бозган. «Шоферлар боза бит, безгә
дә мөмкин», — дип санадылар микән?!
Моннан тыш, шул бер атнада документлары булмаган, «перегруз» белән эләгүчеләр һәм вак кагыйдә бозулар аркасында тагын алты йөртүче тоткарланган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев