Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ

Тагын ике исерек

Узган атнада КоАПның 12.26 маддәсе, I өлеше нигезендә, руль артына исерек хәлдә утыруга шикләнеп, тагын 2 кеше административ җаваплылыкка тартылган.

Шул ук чорда 12 йөртүченең транспортта куркынычсызлык каешы такмыйча йөрүе ачыкланган. 3 транспорт йөртүче штрафын түләмичә йөреп тоткарланган. 2 транспортта тиешледән артык пассажир йөртүчеләрне административ җаваплылыкка тартканнар.
Моннан тыш, берәр тапкыр юл куркынычсызлыгы кагыйдәләре үтәлешен тәэмин итмәгән, иминият кәгазе булмаган, документларсыз һәм учеттан төшкән, шулай ук техник яктан төзек булмаган транспорт белән юлга чыккан, законлы таләпкә буйсынмаган, тиеш булмаган хәлдә йөк машинасын юл билгесе астына куйган, баланың махсус креслосы һәм дәүләт теркәү номеры укырлык хәлдә булмаган техника йөртүчеләр тоткарланган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев