Татарстанда «Каршы як полоса» акциясе башлана
5 марттан 18 мартка кадәр Татарстанда «Каршы як полоса» профилактик чарасы уза.
2 ай эчендә генә дә юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып каршы як полосага чыгу нәтиҗәсендә 45 юл‑транспорт һәлакәте булган. һәм аларда 21 кеше һәлак булган. 75 кеше төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алганнар.
Бу саннар-статистика гына түгел. Аларның һәркайсы - кеше фаҗигасе, кайтарып булмаслык югалту яки авыр җәрәхәт.
Исегезгә төшерәбез!
Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып каршы як полосага чыккан өчен 7500 сум штраф яки 4 айдан 6 айга кадәр идарә итү хокукыннан мәхрүм итү яный. Кабат бозган очракта -1 елга кадәр идарә итү хокукыннан мәхрүм итү.
Хөрмәтле машина йөртүчеләр! Сезнең куркынычсызлык һәм пассажирлар тормышы – сезнең кулларда. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен төгәл үтәгез: юлда хәвефле маневрлар ясамагыз, һава торышын һәм юл шартларын исәпкә алыгыз. Исегездә тотыгыз: берничә минут экономияләү кеше гомеренә тормый.
ТР Дәүләт автоинспекциясе
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев