«Тоннель» не кемнәр уза алмаган?
Әтнә районы юлларында рейд узды.
Юл иминлеге инспекторлары хәбәр итүенчә, тикшерү барышында 3 юл йөрү хәрәкәте кагыйдәләрен бозу очрагы теркәлгән.
Беренче очракта алкоголь кулланган хәлдә ике машина йөртүче ачыкланган. Икенче очракта саклык каешы тагылмау сәбәпле, протокол төзелгән.
Юлларда йөргәндә игътибарлы булыгыз. Иң күп юл һәлакәте югары тизлектә хәрәкәт итүчеләрдән һәм исерткеч эчемлек кулланучылардан килеп чыга.
Хөрмәтле машина йөртүчеләр! Үз гомерегезнең дә, пассажирларыгызның гомерләрен дә сакларга өйрәник әле. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен төгәл үтәргә чакыра юл хәрәкәте инспекторлары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев