“Тоннель”дә кемнәргә беркетмә төзелгән?
Юл иминлеге

“Тоннель”дә кемнәргә беркетмә төзелгән?

Районыбызда «Тоннель» профилактик чарасы үтте.

Әтнә районында «Тоннель» операция  барышында теркәлгән өч беркетмә төзелгән. Бер кешенең иминлек каешын эләктермәве – иң еш очрый торган кагыйдә бозу, әмма шуңа да игътибарсыз калдырырга ярамый. 

Икенче беркетмә тонировкалы тәрәзәләр белән идарә итүче машина йөртүчегә язылган. 

Өченче беркетмә – иминият кәгазе булмаган өчен тезелгән.

Әтә районында уздырылган бу операция - юлларда иминлекне тәэмин итү буенча даими эшнең бер өлеше генә. Мондый чаралар киләчәктә дә дәвам итәчәк, чөнки юлларда һәрвакыт игътибарлы булу, кагыйдәләрне үтәү тормышны саклап калырга ярдәм итә.

 


Нет комментариев