Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
Юл иминлеге

Тоткарланучылар күп

Район автоинспекторларыннан алган хәбәрләргә кара­ганда, 18-24 март көн­нәрендә районыбыз юл­ларын­да 20 юл йөрү кагый­дәләрен бозу очрагы теркәлгән. Бер яктан кара­сак, кечкенә район өчен бу аз түгел, икенче яктан, автоин­спекторларның яхшы эшлә­вен дәлилли бу.

Бик кызганыч – күпме генә кисәтүгә карамастан, районыбыз юлларында, башлыча, бер үк төрле юл кагыйдәләрен бозу дәвам итә. Аерым алсак, элеккечә үк зур күпчелекне куркынычсызлык каешын такмау алып тора. Автомобиль йөртүчеләр куркынычсызлык каешын үзләре дә такмыйлар, пассажирлары да; хәтта балаларны махсус креслога утыртмыйлар. Бу көннәрне 9 йөртүче саклану каешын такмаган өчен тоткарланган. 5 автомобильдә балаларны махсус креслосыз утырту ачыкланган. Танырга кирәк, безнең районда бу төр закон бозу, элеккечә үк, иң киң таралганнарның берсе булып тора.
Шул ук вакытта 3 техниканың дәүләт теркәве номерлары чиста булмавы ачыкланган. Әле номер буялырлык пычраклар башланмады да югыйсә... Шулай ук 3 автомашинада тонировканың тиешле дәрәҗәдән артык булуы ачыкланган. Моның ни дәрәҗәдә куркыныч булуы турында газетада да бер генә язмадык, гел әйтелеп килә. Гомумән, номерның укырлык булмавын һәм тонировканы берничек тә яшереп калып булмый, яныннан узып киткәндә дә чамаларга була. Шуны аңлаган хәлдә бу төр хокук бозуларны игътибарсыз калдыру акылсызлыктыр, мөгаен.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев