Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

13нче декабрь көнне Олы Мәңгәр авылында яшәүче безнең иң яраткан, иң кадерле кешебез — әниебез Камалова Хәлидә Хәмит кызының гомер бәйрәме -туган көне.

13 декабря 2020, 08:00

1650

0

0

13нче декабрь көнне Олы Мәңгәр авылында яшәүче безнең иң яраткан, иң кадерле кешебез — әниебез Камалова Хәлидә Хәмит кызының гомер бәйрәме -туган көне.

Кадерле Әниебез, без сине бәйрәмең белән чын күңелдән котлыйбыз. Көннәрең шатлык белән үтсен, гомер юлларың озын булсын, кайгы-хәсрәт күрми, һаман шулай безгә терәк булып, әти белән бергә матур итеп яшәгез. Төпле киңәшең, җылы сүзең, нурлы йөзең өчен рәхмәт. Бүген синең туган көнең — димәк, безнең өчен бу икеләтә туган көн. Син булмасаң – без дә булмас идек, син тумасаң – без дә тумас идек. Сиңа корычтай тазалык, яхшы кәеф, исәнлек-саулык телибез. Син – дөньяда иң затлы, саваплы кешеләрнең берседер, без сине чиксез хөрмәт итәбез, чын йөрәктән яратабыз. Озын гомер сиңа!
Җырымның моңы, тормышым нуры,
Кадерлем минем, газизем минем,
Игелек тулы олы йөрәкле,
Мәңге яшь, гүзәл — Әнием минем.
Сау-сәламәт, шат һәм көләч бул.
Иксез-чиксез булсын бәхет мизгелләрең!
Ходай сиңа озын гомер насыйп итсен.
Сиңа юллыйм теләкләрнең изгеләрен
Иң изге теләкләр белән әтиебез Ирек, кызларын Резеда, Гөлзидә, киявең Раил һәм оныгың Дилә.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев