Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Бәхтияр авылында яшәүче Әниебезне – Сәмигуллина Минсылуны 70 яшьлек юбилее белән тәбрик итәбез.

30 октября 2020, 09:41

595

0

0

Бәхтияр авылында яшәүче Әниебезне – Сәмигуллина Минсылуны 70 яшьлек  юбилее белән тәбрик итәбез.

Кадерле Әниебез! Сине күркәм юбилеең белән котлап, иң изге теләкләребезне юллыйбыз. Әни, бөтен гомерең үзеңнең  авылыңа намуслы хезмәт итеп үтте. Эшне бөтен күңелеңне, чынбарлыгыңны биреп башкара беләсең, шуңа да зур хөр­мәткә лаек син. Акыллы, сабыр, һәр кешегә игътибарлы, яр­дәмчел, киң күңелле, йомшак, миһербанлы, олы җанлы булганың өчен якыннарың, туганнарың, авылдашларың арасында абруең зур синең. Рәхмәт әни, әти белән безне яхшы кешеләр итеп, сөеп үстердегез. Тормышта күпләргә үрнәк гаилә корып, яшәү өчен көч биреп яшисез. Барлык кылган изгелекләреңә, ярдәмнәреңә, гомер буе «балаларым, оныкларым, туганнарым» дип, өзелеп яшәгәнең өчен тирән рәхмәтлебез. Син үзеңнең күңел җылысын һәркемгә дә җиткерәсең, төпле киңәшләрең белән ярдәм итәсең. Кунакчыл йортыбызда һәрвакыт тәмле ризыклар әзерләп, мул табын белән кем генә килсә дә, елмаеп каршылап, ихтирам күрсәтеп, озатып каласың. Йортыбызның нуры, тор­мы­шы­бызның терәге, таянычы булып, озак еллар бергә-бергә яшәргә язсын. Саулык-сәламәтлек, җан тынычлыгы белән әтиебез белән бергәлектә безнең уңышларыбызга куанып, шатланып яшә, дөньядагы иң изге, иң кадерле кешебез.
Котлы булсын юбилеең,
Нурлар чәчсен һәрчак йөзләрең.
Кайгы-хәсрәт күрми, шатлык белән
Үтсен синең килер көннәрең.
Рәхмәт сиңа, әни, барсы өчен,
Иң кадерле кеше син безнең.
Барыбыз да сиңа баш иябез,
Сәламәт булып, озак яшә син.
Сине чиксез яратып, хөрмәт итеп, тормыш иптәшең Альберт, кызларын Алсу белән Нурзилә, улың Алмаз, киленең Регина, оныкларың Илдар белән Булат.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев