Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Дусым авылында яшәүче кадерле кешебез – әтиебез, яраткан бабаебыз Хәбибуллин Тәлгать Кәримулла улының 2 нче январьда туган көне, 80 яшьлек юбилее.

29 декабря 2018, 09:33

3168

0

1

Дусым авылында яшәүче кадерле кешебез –  әтиебез, яраткан бабаебыз Хәбибуллин Тәлгать Кәримулла улының  2 нче январьда туган көне, 80 яшьлек юбилее.

 

Газиз кешебез, кадерле әтиебез! Шушындый зур һәм якты бәйрәмең көнендә без сиңа ихлас котлауларыбызны юллыйбыз. Сиңа булган теләкләрбезнең иң мөһиме – алдагы гомер елларыңда тормыш юлларын иминлектә, сау-сәламәт булып, бәхетле көннәрдә, шатлык белән үтәргә язсын! Өлкән яшьтә булуыңа карамастан, "хәрәкәттә - бәрәкәт" дип яшисең, тик тормыйсың, көчеңнән килгән кадәр безгә булышырга тырышасың. Син тормышта күпне күргәнсең, әмма сынмагансың, сыгылмагансың, нык ихтыярлы булгансың. Әти, син яшәүдән тәм һәм ямь табасың, һәр гамәлең белән безгә үрнәк. Сиңа озын гомер, кайгы-хәсрәтсез көннәр теләп, киләчәктә дә балаларыңның, оныкларыңның, кардәш-туганнарыңның шәфкатьлелеген, мәрхәмәтлелеген, игътибарын, ихтирамын тоеп, әниебез белән хәерле, тыныч тормышта гомер итүеңне телибез.

 

Нык кеше син, борчуда да сынмыйсың, сыгылмыйсың. Язмыш сынаган чакларда абынып егылмыйсың.

Биргәненә шөкер итеп, яшисең риза булып. Килсен алдагы елларың шатлык, бәхеткә тулып.

Син бар чакта, безгә рәхәт,гөрләп тора өй эче. Тормышны сөеп яшәргә сүнмәсен, әткәй, көчең.

Бүген синең — 80 яшең, ә син һаман яшь әле. Кирәк булып, терәк булып, 100 гә кадәр яшәле.

Сиңа иң изге теләкләр белән, әниебез, балаларың, килен – кияүләрең, оныкларың.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев