Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Хезмәттәшебез, Габдулла Тукай исемендәге Әтнә татар дәүләт драма театры артисты Сылу Рәхип кызы Бәйрәмованың шушы көннәрдә матур гомер бәйрәме.

10 декабря 2020, 16:33

1132

0

0

Хезмәттәшебез, Габдулла Тукай исемендәге Әтнә татар дәүләт драма театры артисты  Сылу Рәхип кызы Бәйрәмованың шушы көннәрдә матур гомер бәйрәме.


Хөрмәтле Сылу ханым! Шагыйрьләр үткән гомерне аккан су, искән җил белән тиңлиләр. Ә хатын-кызның гомер юлында 55нче тукталышын ни белән тиңләргә, нинди бизмәннәргә салып үлчәргә соң?! Яшьнәр яшьлекнең кай­тавазы әле тынарга өлгермәгән – ә инде тормыш дулкыннары салмаклана төшкән, хисләр бакчасын кыраулар алырга әле иртәрәк – ә шулай да уй-ниятләр аклыгы берәм-берәм чәчләргә ягыла башлаган, йөрәк һаман унсигездә кебек – бары гомер аргамагы гына 55нче чакрымына җиткән... Намус кушканча яшәлгән еллар, тормыш сукмагында, Әтнә театры тарихында уелып калган эзләрең, киләсе буынга мирас итеп тапшырырдай, сәхнә утларының балкышын үзенә сеңдергән  якты хатирәләр... Үткәннәр матур, киләчәк исә тагын да гүзәлрәк: әле алда яшәешнең җете балкышы, эшләнәсе эшләрнең рәхәт тынгысызлыгы, ирешелгән уңышларның күркәм нәтиҗәсе, иҗатка багышланган мәгънәле озын гомер көтә.
Сылу ханым! Ихлас кү­ңелдән 55 яшьлек юбилеегыз белән кот­лый­быз! Яшәү дәртегез сүнмәсен, сә­ла­мәт булыгыз, туганнарның җылысын, дусларның таянычын тоеп, ба­ла­ларыгызның куанычын күреп, тигезлек белән озын-озак еллар иҗат итәргә һәм яшәргә Ходай насыйп итсен!
Ихлас хөрмәт белән Г.Тукай исемендәге Әтнә татар дәүләт драма театры коллективы.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев