Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Хәкимҗанова Нурания Идерис кызының 5 октябрь көнне гомер бәйрәме – олы юбилее.

05 октября 2020, 07:55

791

0

0

Хәкимҗанова Нурания Идерис кызының 5 октябрь көнне гомер бәйрәме – олы юбилее.

Күәм авылында яшәүче иң кадерле кешебез – Хәкимҗанова Нурания Идерис кызының 5 октябрь көнне гомер бәйрәме – олы юбилее.
Кадерлебез, сине туган көнең белән ихлас күңелдән кайнар котлыйбыз! Безнең өчен син – дөньяда иң гүзәл, иң изге, иң кадерле зат. Олы йөрәгең, ихлас күңелең, матур хезмәтең белән хөрмәткә лаек син. Сиңа ныклы сәламәтлек һәм бәрәкәтле озын гомер, шатлык-куанычлар, күтәренке рух һәм чиксез бәхет телибез, йортыбыз җылылык, яктылык һәм мәхәббәт белән тулып торсын. Киләчәктә дә безгә терәк булып, бергә озын-озак гомер кичерергә насыйп булсын. Сиңа шушы ямьле бәйрәмеңдә меңнәрчә рәхмәт сүзләре әйтәбез. Без сине бик яратабыз!
Алтын көздә тугансын син
Бу дөньяның нуры булып.
Тормыш юлың балкып торсын
Бәхет, шатлыкларга тулып.
Син бит безнең өчен Кояш,
Синнән нурлар алып яшибез,
Мәңге яшә, сау-сәламәт бул
Иң кадерле, якын кешебез!
Иң изге теләкләр белән тормыш иптәшең Хәмит, кызларың Лилия, Ләйсән, киявең Азат, оныгың Рөстәм.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев