Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Хөрмәтле Габделәхәт Гыйлемхан улы!

02 октября 2020, 09:45

715

0

0

Хөрмәтле Габделәхәт Гыйлемхан улы!

Сезне гомерегезнең иң күркәм бәйрәме – олы юбилеегыз белән ихластан котлый­быз! Үзегезгә һәм якыннарыгызга ныклы сәламәтлек, йортыгызга иминлек, авыр һәм җаваплы хезмәтегездә бары тик уңышлар гына телибез. Һәрчак шу­лай тормыш сөючән булып калыгыз, яшәү һәм эш дәрте сүрелмәсен, мак­сат­ка омтылышыгыз бервакытта да ки­ме­мәсен. Туачак таңнарыгыз һәр­вакыт нур­лы, күк йөзегез аяз булсын. Югары оеш­тыру сәләте, тәвәккәллек, хезмәт ке­шесен олылау – Сезгә хас сыйфатлар. Авыл хезмәтчәннәре яхшы яшә­сен һәм эш белән тәэмин ителсен өчен бар кө­чегезне куясыз.  Шуның өчен хал­кы­быз Сезгә таяна, берсеннән-берсе матур эшләрегезгә соклана. Алга таба да нә­ти­җәле хезмәт, исәнлек-саулык, күңел күтәренкелеге насыйп булсын Сезгә!
Сезгә зур рәхмәт сүзләре һәм ихлас теләкләр белән Яңа Кишет авыл җирлеге халкы.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев